news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Республиканың ветеринар табиблары ай саен кошчылык хуҗалыкларын кош гриппы булуга тикшерә

^Республиканың ветеринар табиблары ай саен кошчылык хуҗалыкларын кош гриппы булуга тикшерә

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Федераль ветеринар һәм фитосанитар күзәтүе хезмәте, Россия кулланучылар күзәтүе һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе Татарстанның кошчылык хуҗалыкларын өстәмә тикшерүне кертте – хәзер тавыклар ай саен тикшерелә. Күпсанлы тикшеренүләр барышында кош гриппы вирусы табылмаган. Моннан тыш, декабрьдә әлеге хезмәтләр ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бергә кош гриппы буенча өйрәнүләр планлаштыра. План буенча, кошчылык фабрикаларының берсендә куркыныч вирус “табылачак”. Чараны үткәрүдә катнашучы хезмәтләр урында ашыгыч чаралар күрергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100