news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Республикада һәр дүртенче җинаять участок милициясе тарафыннан ачыла

^Республикада һәр дүртенче җинаять участок милициясе тарафыннан ачыла

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Иртәгә участок вәкаләтле милиция хезмәтенә 82 ел тула. Шушы уңайдан ТР ЭЭМ участок милициясе эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр идарәсе башлыгы Валерий Ерашов бүген матбугат конференциясе үткәрде.

В.Ерашов сүзләренчә, участок милициясе өчен истәлекле көнне әлеге хезмәт лаеклы күрсәткечләр белән билгеләп үтә – республикада һәр дүртенче җинаять аның хезмәткәрләре тарафыннан ачыла. Һәм бу Татарстанда бары тик 1600дән генә күбрәк хезмәткәр эшләүгә карамастан. Бүген аларның вәкаләтләре кысаларына балигъ булмаганнар, имин булмаган гаиләләр, потенциаль хокук бозучылар белән эшләү һ.б. керә “Еш кына аларга теге яки бу карар өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга туры килә, ә бу анык хокукый база шартларында шактый катлаулы”, - дип ассызыклады В.Ерашов.

Идарә башлыгы фикеренчә, хезмәт эшчәнлегендә яхшы якка кардиналь үзгәрешләр 2000 елда ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең тиешле карарыннан соң башланды. Соңгы биш елда участок милициясе хезмәткәрләренә 193 фатир, 160тан артык хезмәт автомобиле бүлеп бирелгән, телефон элемтәсе чаралары белән тәэмин итү яхшырган. Халык арасында да аларның абруе үсә.

Соңгы вакытта, В.Ерашов билгеләп үткәнчә, хезмәтнең кадрлар составы да сыйфат ягыннан яхшырган. “Биредә намуслы, профессиональ, ярдәмгә килергә әзер хезмәткәрләр эшли. Бу безнең генә фикер түгел – ЭЭМна килгән күп санлы рәхмәт хатларында алар хезмәтенә югары бәя бирелә”, - дип ассызыклады ул. В.Ерашов хезмәт эшчәнлеге күрсәткечләре буенча алда барганнар арасында Чистай, Лениногорск һәм Биектау районнары, Казанның Яңа Савин һәм Совет районнары участокларын атады.

Идарә башлыгы хезмәт имиджын киләчәктә дә күтәрергә кирәк дип саный. Моңа “Иң яхшы авыл участок милиционеры” республика конкурсын үткәрү ярдәм итәргә мөмкин. Моннан тыш, якын арада башланырга тиешле “Танышырга рөхсәт итегез!” акциясе халык ышанычын яуларга булышачак. 2-3 ай дәвамында участок милициясе хезмәткәрләре үз участокларындагы кешеләр белән танышачак, алар белән әңгәмәләр үткәрәчәк, теге яки бу хәлдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәкле турында буклетлар таратачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100