news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада эшсезләр күплеге буенча Азнакай районы алда, барысы 19 муниципаль берәмлектә шундыйрак хәл

Эшсезлек дәрәҗәсен шәһәр, район үзәге һәм авыл җирендә яшәүчеләр буенча аерып күрсәтергә кирәк, дип саный ТР Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Равил Моратов

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Татарстанда 12 мең эш урыны буш (декабрь азагына 8,9 мең булган), шул ук вакытта 37,4 мең кеше (хезмәт яшендәгеләрнең 1,8 проценты) эшсез буларак теркәлгән. Күренә ки, 1 эш урынына шартлы рәвештә 3 кеше дәгъва итә ала. Кризиска каршы гамәлдә кулланылган программалар һәм агымдагы финанслау кысаларында күрелгән чаралар эшсезлекнең фаразланган 49 мең (икътисади актив халыкның 2,5 проценты) кадәреннән күпкә киметүгә ирешелде.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова шундый нәтиҗә чыгарды. Аның сүзләренчә, республикада эшсезләр күплеге буенча Азнакай районы алда – хезмәт яшендәге 3,13 процент халкы эшсез буларак теркәлгән, гомумән, эшсезләр буенча республиканың уртачасы саналган 1,8 процентны 19 муниципаль берәмлек узып киткән: Чаллы, Алабуга, Тәтештә эшсезләр 2,5 проценттан артык һ.б. Ә инде 1 проценттан да ким күрсәткечле 11 муниципалитет билгеле.

Комиссия рәисе – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов бу урында эшсезләрнең күпмелеген, бөтен торак пунктларда да шартлар тигез булмаганга, шәһәр, район үзәге һәм авыл җирендә яшәүчеләр буенча аерып күрсәтергә кирәклеген басым ясап әйтте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100