Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан
Узган ярты елда һәр 3 һәлакәтнең берсе балалар гаебе белән чыккан
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган ярты ел эчендә республика территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре, аларда үлүчеләр, имгәнү алучылар саны кими төшкән. Ә шул ук вакытта балалар катнашындагы юл һәлакәтләре, алар арасында имгәнү алучылар һәм үлүчеләр саны, киресенчә, арткан. Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда балалар катнашында 279 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 15 баланың гомере өзелгән. 283 е төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. 2009 елның беренче яртысы белән чагыштырганда, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре бу юлы 53 очракка арткан. Зыян күрүчеләр саны 55 кә, ә үлүче балалар саны 6 га артыграк. Әлеге күңелсез саннарны бүген журналистлар белән очрашуда ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов яңгыратты. Очрашу 2010 елның узган 6 аенда Татарстанда юл-транспорт өлкәсендәге вәзгыять белән бәйле төп нәтиҗәләргә багышланды.
Бу чорда юлларда зыян күргән балаларның төп өлешен (155 кеше) 7-14 яшьлекләр тәшкил итә. Юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы балигъ булмаганнар катнашындагы юл һәлакәтләренә еш кына өлкәннәрнең ваемсызлыгы сәбәп була, дип искәртә. Балаларны машинага утыртып юлга чыккан өлкәннәр саклык кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәми. Мәсәлән, узган ярты ел эчендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләренә очрап зыян күргән балаларның 101 е өлкәннәр идарәсендәге автомобиль яки автобуска утырып юлга чыгучылар. 4 баланың алган җәрәхәтләре үлемгә китергән. Бу чорда һәлакәтләрнең шушындый 94 очрагы теркәлгән. Юл аша чыгучы кече яшьтәге җәяүлеләр катнашында исә 166 һәлакәт билгеле. Нәтиҗәдә 159 бала җәрәхәтләр белән котылган, 8 е үлгән. Мотоцикл яки мопедка утырган балалар катнашында 11, велосипед белән идарә иткән балалар катнашында 17 ДТП теркәлгән. Рифкать Миңнеханов сүзләренннән аңлашылганча, юллардагы һәр 3 бәхетсезлек очракларының берсе балалар гаебе белән чыга. Баш дәүләт инспекторы моны ЮХИДИ, мәгариф системасы һәм ата-аналарның балигъ булмаганнар белән профилактик тәрбия буенча эшләп бетермәве нәтиҗәсе, дип саный. Аның белдерүенчә, гомумән алганда, 2004 елдан бирле республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны кими төшсә дә, бу бик аз, динамик кимү түгел. Өстәвенә, балалар травматизмы һаман да актуаль булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз