news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Республикада 4214 бала инвалид дип табыла

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында биш районара медицина-социаль тикшерү бюроларында 4768 бала тикшерү үтә

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Агымдагы елның беренче яртыеллыгында биш районара медицина-социаль тикшерү бюроларында 4768 бала тикшерү үтә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 15,7 процентка азрак. 4214 бала инвалид дип табыла. Бу, 2009 ел белән чагыштырганда, 2,7 процентка күбрәк.
Баш медицина-социаль тикшерү бюросының оештыру-методик бүлеге башлыгы Ринат Мөхәммәтдинов хәбәр иткәнчә, беренче яртыеллыкта 877 балага беренче тапкыр “инвалид бала” дигән категория бирелә. Яңадан тикшерү үткән 3337 бала шулай ук “инвалид бала” категориясенә кертелә. 25,8 процент очракта балалар – тумыштан килгән зәгыйфьлек, 23,4 процентта – психика какшау, 12,9 процентта - нерв авырулары, 6,5 процентта – күз авырулары, 5,8 процент очракта эндокрин системасы бозылу сәбәпле инвалид була.
Ринат Мөхәммәтдинов сүзләренә караганда, балаларның беренче тапкыр инвалид булу күрсәткече республикада 10 меңгә 12,1не тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 16,4 процентка кими. Инвалид дип табылган балаларның иң зур саны Теләче, Биектау һәм Сарман районнарында теркәлә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100