Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада 30 көндә 56 кеше үзенең үлемен юлда тапкан
Кичәге һәлакәтләр дә фаҗига белән тәмамланган
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда юлда транспорт һәлакәтләре соңгы 30 көндә 56 кешенең башына җиткән, 520сен имгәткән – кешеләргә турыдан-туры җитди бәла-каза салган 427 транспорт һәлакәте корбаннары әнә шуның кадәр булган. Һәлак булучыларның 8е һәм имгәнүчеләрнең 194е Казанда һәлакәткә юлыккан булган.
Республика ЮХИДИ идарәсе статистикасы шуларны раслый.
Кичә төнге 2 нче яртыда Чүпрәле районының Коршанга-Шигали юлында 1994 елгы машина йөртүче “ВАЗ-2112”дә исерек килеш зур тизлектә барганда юл читенә чыгып, юл билгесенә килеп бәрелгән һәм юлдан түбән әйләнеп капланган дип фаразлана. Аның 1997 елгы пассажиры имгәнеп, шунда һәлак булган. Йөртүче үзе һәм 1995 һәм 1996 елгы пассажирлары – хастаханәдә. Утырганнарның берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
Кичә иртәнге 7 нче яртыда Казан – Шәмәрдән автомобиль юлының Питрәч районы турысындагы 49 нчы чакрымда булган һәлакәт тә фаҗигагә китергән. “Лада Калина” белән идарә иткән 1983 елгы кеше, шулай ук, зур тизлектә юлдан читкә төшеп капланган, 1961 елгы пассажиры исә шунда ук һәлак булган. Алдагы очрактагы кебек, бу ир кеше дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән.
Иртәнге 8 туларга 20 минутта Казан – Малмыж юлының 45 нче чакрымында “Лада Приора” руленда барган 1993 елгы кыз машинасы белән узарга чыгу куркынычсызлыгына инанмаган дип фаразлана. Нәтиҗәдә, башта каршысына килгән “КамАЗ”, аннары узып китәргә теләгән “Хэндэ” автомобиле белән бәрелешкән. “Лада” рулендагы кыз, “Хендэ” белән идарә иткән 1955 елгы ир һәм 2010 елгы пассажир имгәнгән, җәрәхәтәнгән, бала исә махсус утыргычка беркетеп куелган булган.
Төн авышкач, 10 нчы 25 минутта, Мәскәү – Уфа юлының Биектау районындагы 819 нчы чакрымында “Дэу Нексия”дә барган 1971 елгы ир-егет, якынча мәгълүматларга караганда, җиңел машина йөртүче куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм сул полосада борылыш ясау өчен туктаган "MAN" автомобиленең тагылма арбасына бәрелгән. “Дэу” йөртүчесе тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында җан биргән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз