news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика офтальмология хастаханәсе җитәкчелеген мошенниклыкта гаеплиләр

Республика клиник офтальмология хастаханәсендә тентү үткәрделәр.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Республика клиник офтальмология хастаханәсе хезмәткәрләрен мошенниклыкта гаеплиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.

Ул китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре хастаханәдә аларга дәүләт гарантияләре программасы буенча килгән пациентлар белән өстәмә хезмәтләр күрсәтү турында килешүләр төзелүен ачыклаган. 500дән артык шундый килешү төзелгән.

Килешүләр буенча хезмәт күрсәтелгәннән соң офтальмология хастаханәсе хезмәткәрләре Татарстанның мәҗбүри медицина иминияте фондына ялган рәсми документлар тәкъдим иткән. Алар буенча иминият компанияләре хастаханәгә түләүле хезмәтләр бәясен түләгән.

ТР Тикшерү комитеты әлеге уңайдан аеруча зур күләмдәге мошенниклык һәм вазифаи вәкаләтләрне арттыру турында җинаять эше кузгаткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100