news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика клиник хастаханәсенең Травма үзәгендә 5 меңгә якын кеше дәваланды
2009 елда Республика клиник хастаханәсенең Җәрәхәтләрне дәвалау үзәгенә 15 мең 392 кеше мөрәҗәгать итте
Скопировать ссылку
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Әсәдуллина). 2009 елда Республика клиник хастаханәсенең Җәрәхәтләрне дәвалау үзәгенә 15 мең 392 кеше мөрәҗәгать итте. Шулар арасында 5 меңгә якыны – балалар һәм яшүсмерләр, 6 меңнә якыны – ир-атлар һәм 4,5 мең тирәсе хатын-кызлар иде. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә хастаханәнең фәнни-оештыру бүлеге җитәкчесе Дамир Җәләлиев сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, мөрәҗәгать итүчеләрнең 80 проценты - эшкә сәләтле яшендәге кешеләр. Узган ел хастаханәдә 5 меңгә якын кеше дәваланды. Җәрәхәт алучылар өчен травматология бүлегендә 390 койка бар. Шуларның 57се балалар өчен каралган.
Дамир Җәләлиев ассызыклаганча, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләр саны – 10 процент, криминал белән бәйле җәрәхәтләрне алучылар 15 процентны тәшкил итә. Пациентларның 67 проценты исә җәрәхәтләрне урамда яки көнкүреш шартларында ала. Табиб сүзләренә караганда, җәрәхәтләр арасында баш сөяге ярылу, буыннар зарарлану, аяк-кул сыну еш очрый. Узган ел гына хастаханәгә юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә җәрәхәт алган 2 мең кеше яткырылды. Шулар арасында 31 кеше М-7 федераль юлында һәлакәткә юлыкты. Авыр җәрәхәтләрдән соң хастаханәдә 157 кеше үлде.
Дамир Җәләлиев искәртеп үткәнчә, кеше травма алмасын өчен һәрвакыт сакланып йөрергә тиеш. Халык арасында профилактик-агарту чараларын үткәрү дә уңай нәтиҗәләр бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2