news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник хастаханәсендә кабат Covid-госпиталь ачыла

«Клиника табиблары узган елдагы кебек эшләячәк», — диде Владимир Жаворонков.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). 23 гыйнвардан Татарстан Республика клиник хастаханәсендә Covid-19 вирусын йоктырган кешеләрне яңадан кабул итә һәм дәвалый башлаячаклар.

«Төзекләндерү эшләреннән соң, Республика клиник хастаханәсендә инфекция госпитале янәдән эшли башлый. Клиника табиблары эшләүләрен узган елдагы кебек үк дәвам итәчәк», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100