news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика белем бирү сыйфатын тикшерү үзәге 1 августыннан укытучылар өчен БДИ форматында тренинг-тестлаштыру уздыру турында хәбәр итә

Тестлаштыру рус теле, рус әдәбияты, математика, физика, география, химия, биология, Россия тарихы, информатика, татар теле, инглиз теле, француз теле һәм немец теле кебек гомумбелем бирү предметлары буенча уздырыла.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы Республика белем бирү сыйфатын тикшерү үзәге агымдагы елның 1 августыннан укытучылар өчен БДИ форматында тренинг-тестлаштыру уздыру турында хәбәр итә. Тренинг узу – ирекле, аның өчен 300 сум акча түләргә кирәк.

Тестлаштыру рус теле, рус әдәбияты, математика, физика, география, химия, биология, Россия тарихы, информатика, татар теле, инглиз теле, француз теле һәм немец теле кебек гомумбелем бирү предметлары буенча уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100