news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәүлид бәйрәмендә «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев нәшид башкарды

Тамаша дәвамында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы турында сөйләделәр. Бәйрәмне Марсель Әхмәдуллин белән Рүзәл Әхмәдиев алып барды.

Мәүлид бәйрәмендә «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев нәшид башкарды
Абдул Фархан

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Кичә Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган кичә үтте.

Тамашада Сәидә Мөхәммәтҗанова, Марсель Вәгыйзов, Ильяс Халиков, Гүзәлия, Салават-Гүзәлем Миңнехановлар, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар катнашты.

Шулай ук тамашада Казанның «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев да бар иде.«Беренчедән, бу чара бик мөһим. Хәзер дөнья белән бәйле концертлар гына уза. Әле бу башы гына. Халык әкренләп ияләшә, мондый җыелышлар да кирәк. Киләчәктә бәйрәм акапелльно үтәр дип өметләнәбез», — диде ул.

Бүләк итеп имам-хатыйб Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) турында нәшид башкарды. «Кеше күңеленең җырлыйсы килә. Мөнәҗәт җырлау, нәшид әйтү бер дә шәригатькә каршы килми», — диде хәзрәт.

Тамаша дәвамында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы турында сөйләделәр. Бәйрәмне Марсель Әхмәдуллин белән Рүзәл Әхмәдиев алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100