Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә Өчкүл мәчетенең юбилеен билгеләп үттеләр
Бәйрәм табыны алдыннан барлык катнашучыларга Өчкүл мәчете төшерелгән 2020 ел календарен бүләк иткәннәр.

(Казан, 31 ктярь, “Татар-информ”). 29 октябрьдә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районында Өчкүл мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу турыда Түбән Новгородның "Туган як" газетасы хәбәр итә.
Өлкәдә яшәүчеләр Россиянең яңа тарихында беренчеләрдән булып үз авылларында мөселманнарның дини берләшмәсе һәм мәчет төзегәннәр. Бу көн уңаеннан һәм борынгы традиция буенча җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе барлык авылдашларына хәләл ит өләшкән. Рушан хәзрәт Исмаилов кафеда зур һәм бәйрәм өстәле әзерләткән.
Өчкүл мәчетенең юбилее белән котларга Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Исхаков, Сергач, Спас һәм Княгининск районнарының баш имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов, Кызыл Октябрь районы башлыклары Халит Сөләйманов килгән.
Бәйрәм табыны алдыннан барлык катнашучыларга Өчкүл мәчете төшерелгән 2020 ел календарен бүләк иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз