420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты чыгарган “Сөю нуры” («Светоч любви») китабы узган айда иң күп сатып алынган китапларның берсе булып табылган. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Дин белгече Языҗиоглу Әхмәд Биҗанның Россиядә беренче тапкыр тәрҗемә ителгән «Әнвәрүл-гашыйкыйн» хезмәте бар дөнья мөселманнары арасында да популяр. Әлеге әсәр имамнар өчен чын практик кулланма булган һәм ул шулай булып калачак та.
Басманың биш бүлегендә түбәндәге белемнәр язылган: Җан ияләре иерархиясе, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрләргә мөрәҗәгате., Иңү вакытында фәрештәләргә тапшырылган Аллаһы сүзләре, Кубарылу көнендә Аллаһы ни әйтәчәк? Аллаһы Тәгаләнең сүзләре иң югары тереклек ияләрендә.
Авторның таланты һәм сыйфатлы тәрҗемәсе ярдәмендә китапны дин әһелләренә генә түгел, ислам белән кызыксына башлаучыларга да укуы бик җиңел. Аны Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36 йорт адресы яисә huzurshop.ru сайты аша сатып алырга була, диелә хәбәрдә.