"Мөслимәләр гимназиясе" проекты Лилия Сәләхетдинованың кичәсен уздыра

"Мөслимәләр гимназиясе" проектында катнашучылар һәр атна саен Галиев мәчетендә җыела.

(Казан, 31 октябрь, " Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанның Галиев мәчетендә инвалид-шагыйрә Лилия Сәләхетдинова катнашында "Хатын-кызның көче кайда?" дигән түгәрәк өстәл уза. Аны ТР Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе, "Мөслимәләр гимназиясе" проекты авторы Айгөл Биктимерова оештырган.

"Мөслимәләр гимназиясе"нең бу икенче сезоны. Без аны хатын-кызлар бернидән оялмыйча, кыенсынмыйча сораулар бирә алсын, кызыксындырган мөһим мәсьәләләрнең чишелеш юлларын тапсын дигән максаттан оештырдык. Аллага шөкер, төрле тренинг,  әңгәмәләр, очрашулар уздырдык. Хатын-кызлар аеруча да заманча чишелеш таләп иткән юридик сораулар алдында югалып кала. Аларга ярдәм итү йөзеннән, юристлар чакырдык",- диде Айгөл Биктимерова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Лилия Сәләхетдинованы чакыру идеясе Айгөл ханымда көтмәгәндә туа.

"Рухи терәк табу, тормыш авырлыклары алдында баш имәү турында Лилиядән дә яхшырак сөйләүче булмас",- ди ул.

"Мөслимәләр гимназиясе" проектында катнашучылар һәр атна саен Галиев мәчетендә җыела.

"Киләсе атнада кул эшләнмәләреннән акча эшләү турында сөйләшәчәкбез. Безгә Диләрә Фәтхуллина исемле ханым мастер-класслар үткәрәчәк. Аның консультациясе түләүле. Әмма ул үз хезмәтен безгә бушлай тәкъдим итә",- диде Айгөл ханым.

"Мөслимәләр гимназиясе" проектына керү ирекле.