Рушан Аббясов: Хаҗга баручылар юлламаны сыналган компанияләрдән генә алсыннар иде

“Без бу вазгыятьне тикшерәчәкбез”, - дип белдерде Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хаҗга баручылар үз төбәкләрендәге Диния нәзарәтләренә шалтыратырга иренмәсеннәр һәм сыналган компанияләргә генә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов бүген Казан-Мәскәү-Симферополь видеокүперендә мөселманнарга шундый киңәш бирде.

Алданган хаҗилар проблемасы белән бәйле сорауга җавап биреп, ул: “Кызганычка каршы, туристик агентлыклар, вәкаләтләре, квоталары булмыйча, акча җыеп, хаҗны оештыру буенча үзләренә шундый җаваплылык ала. Безнең аккредитацияләнгән туроператорлар бар, аларның исемнәре билгеле, хаҗ оештыручы барлык компанияләр сайтларда эленеп тора. Кызганыч, кемнәрдер 100-200 долларга арзанрак юллама эзләп, шулай тозакка эләгә”, - дип билгеләп үтте Рушан Аббясов.

Ул бүген зыян күргән берничә йөз кеше шалтыратуын, мөрәҗәгать итүен билгеләп узды. “Әлегә хаҗ оештыру өчен җаваплылар барысы да Хаҗда. Хаҗдан соң, гадәттәгечә, Хаҗ буенча совет утырышы булачак, бу мәсьәләләр күтәреләчәк, туроператорлардан турагентларга кемнәр квота вәгъдә иткәнен һәм ни өчен Хаҗга бара алмауларын ачыклаячакбыз. Кешеләр хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать итә башлаган, һичшиксез, без бу вазгыятьне тикшерәчәкбез. Киләчәктә Хаҗга баручылар үз төбәкләрендәге Диния нәзарәтләренә иренмичә шалтыратсыннар һәм тикшерелгән компанияләрнең исемнәрен белешсеннәр иде”, - дигән теләктә Рушан Аббясов.

Татарстаннан Хаҗга 1700 кеше барганын искәртик. “Әлһәмделилләһи, барысы да исән-сау, без алар белән ватсаптан язышабыз фотографияләрен дә юллап торалар”, - дип белдерде Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин. Ул бүген хаҗиларның Гарәфәт тавында гыйбадәт кылуларын билгеләп узды. “Алар кулларын күтәреп, Ходай Тәгаләдән дөньяда тынычлык, татулык булуын, сугышлар булмавын сорыйлар, безнең республика өчен дога кылалар. Хаҗда булучылар да корбан чала, корбан чала алмаганнары ураза тота. Без аларны исән-сау килеш өйләренә кайтуын көтәбез”, - диде.