"Казан" халыкара аэропортына хаҗилар утырган соңгы лайнер төште

"Казан" халыкара аэропортына хаҗилар утырган соңгы лайнер төште

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Хәзер "Казан" халыкара аэропортында Акаба-Уфа-Казан рейсы белән кайткан соңгы Татарстан хаҗилары таможнядан үтә. Россиягә кайтучы 286 кеше утырган ИЛ-86 берничә сәгатькә соңга калды (расписание буенча 01.10 сәгатьтә Казанда булырга тиеш иде).

"Идел-хаҗ" департаменты хезмәткәрләре сүзләренчә, Казанга 286 хаҗиның 180е кайткан, ә Башкортстан, Самара һәм Әлмәт хаҗилары Уфада калган. Искә төшереп үтәбез, быел ТР Мөселманнарның Диния нәзарәте идарәсенең "Идел-хаҗ" департаменты белән эшләргә Самара һәм Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәтләре теләк белдерде, алар 42 һәм 57 кешедән торган ике төркем җибәргән.

Татарстан хаҗилары утырган беренче самолет Казанга шимбә көнне ике сәгатькә соңга калып кайтты. Ул вакытта Ту-154 лайнеры Шардж (Берләшкән Гарәб Әмирлекләре) 147 хаҗины алып кайткан. Бүген төнлә 22.00-23.00 сәгатьтә Казанга Татарстанның соңгы хаҗилары утырган ике автобус кайтырга тиеш.