Россия Ислам университеты укытучыларына таныклыклар, сертификатлар тапшырылды

Югары уку йортлары укытучылары, ким дигәндә, биш елга бер тапкыр мондый курсларда укырга һәм һөнәри осталыгын арттырырга тиеш

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Россия Ислам университетының Ислам тарихы һәм мәдәнияты буенча белемнәрен арттырган укытучыларына таныклыклар, сертификатлар тапшырылды. Шулай итеп, РИУның бөтен укытучылары квалификация күтәрү курсларын узды.

Билгеле булганча, курслар Ислам тарихын һәм мәдәниятын тирәнтен белгән белгечләр әзерләү буенча федераль программа кысаларында алып барылды.Россия Ислам университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты тарафыннан оештырылды.

Курслар вакытында лекцияләр, семинарлар, контроль чаралар, фәнни семинар булды. Көн тәртибенә “Татарлар һәм аларның дини мирасы”, “Мөселман хокукы: теория һәм практика мәсьәләләре”, “Ислам хокукы: дини һәм юридик нигезләрнең нисбәте, чыганаклар, принциплары, хәзерге дөньядагы роле”, “Корьән белеме һәм тәфсир”, “Гарәп филологиясенә кереш”, “Гарәп теле буенча тел белемнәрен һәм күнекмәләрне формалаштыру методикасы” кебек мәсьәләләр чыгарылды.

Укуларны РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, Югары икътисад мәктәбе профессоры, юридик фәннәр докторы Леонид Сюкияйнен, МДУның гарәп филологиясе кафедрасы мөдире, профессор Дмитрий Фролов, ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Искәндәр Измайлов, РИУның Шәригать фәннәре факультеты деканы, тарих фәннәре кандидаты Абдулла Әдгамов һәм башкалар алып барды.

Курслар агымдагы елның 13 октябреннән 29 ноябренә кадәр узды.

РИУның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, югары уку йортлары укытучылары, ким дигәндә, биш елга бер тапкыр мондый курсларда укырга һәм һөнәри осталыгын арттырырга тиеш.