Казанның «Ал мәчет» җирлегендә мөселман комплексы барлыкка киләчәк

Комплекс проекты китапханәне, аерым намаз уку урынын, кибет, хәләл кафе, остахәнә, администрация, мәдрәсә биналарын берләштерә

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Казанның «Ал мәчет» җирлегендә озакламый мөселман комплексы барлыкка киләчәк. Биредә “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе урнашкан. Мәдрәсә ректоры, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин бер төркем мөселманнарга комплекc проектын тәкъдим итте.

Тантанада Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаков, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һәм башкалар катнашты.

Комплекс проекты китапханәне, аерым намаз уку урынын, кибет, хәләл кафе, остахәнә, администрация, мәдрәсә биналарын берләштерә. Болар барысы да милли төсмергә ия булачак һәм аларны үзара галерея тоташтырачак. Проект шәрык традицияләренә таянып башкарылган – мәчет һәм мәдрәсә бер ябык ишегалдында урнашкан.

Проектны “Ивар” республика архитектурасын торгызу институты эшләгән, дип хәбәр итә info-islam.ru.