news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсендәге Чунский бистәсендә намаз уку өчен бина ачылды

Чарада катнашучы хакимият җитәкчеләре мәчет төзелешенә рөхсәт бирде.

Иркутск өлкәсендәге Чунский бистәсендә намаз уку өчен бина ачылды
https://tatar-congress

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсенең Чунский бистәсендә яңа мәчет төзелешенә кадәр намаз уку бина ачылды. Анда җомга намазлары узачак. Тантанага Иркутск мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев белән хәләл җефете һәм күрше шәһәрләрдән килгән кунаклар чакырылган иде.

Бәйрәм бик җылы шартларда үтте. Фәрит хәзрәт татар мөселман җәмгыятенең бердәм эшләвен билгеләп үтте. Җәмгыятьне теркәгәннән соң, кыска гына вакыт эчендә мәчет төзү өчен җир кишәрлеге алынды һәм эшләр башланды. Бу турыда Иркутск өлкәсендәге милләттәшләргә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарлар мәчет территориясен чистарту, койма тоту, бина төзү эшләрен башлап җибәрде. Чарада катнашучы хакимият җитәкчеләре мәчет төзелешенә рөхсәт бирде. Бәйрәмгә әзерләнүдә «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары да актив катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100