news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург шәһәрендә «Фәхретдин укулары» була

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, Югары Пышма шәһәренең Бакыр мәчетнең 20 еллыгы һәм Урал мөхтәсибәте эшчәнлегенең 5 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 1-3 декабрьдә Екатеринбург шәһәрендә «Мөселман дини оешмалары экстремизмга һәм ксенофобиягә каршы» темасына «Фәхретдин укулары» узачак.

«Фәхретдин укулары» Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, шулай ук Югары Пышма шәһәренең имам Исмәгыйль Әл-Бохари исемендәге Бакыр мәчетнең 20 еллыгы һәм Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) эшчәнлегенең 5 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 декабрьдә укуларның «Мөселман дини оешмалары экстремизмга һәм ксенофобиягә каршы» темасына VIII Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе эшли башлаячак.

«Фәхретдин укулары»н Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәмендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам университеты һәм Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте), Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге һәм «Мәдинә» нәшрият йорты оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100