Россия мөселманнарының беренче төркеме кече хаҗга китте

Хаҗилар туктаган беренче шәһәр - Мәдинә, анда булганда хаҗилар пәйгамбәрнең мәчетендә намаз укыйлар.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының беренче төркеме кече хаҗ – гомрә кылу өчен изге җирләргә килде. Бу хакта Россия мөселманнары сайтында хәбәр ителә.Хаҗилар туктаган беренче шәһәр - Мәдинә. Мәдинәдә булганда хаҗилар пәйгамбәрнең (Әл-мәсҗид ән-Нәбави) мәчетендә намаз укыйлар, шулай ук Ухуд тавында Һәм мөселман тарихында беренче мәчет – Куба мәчетендә булалар.Кече хаҗны дәвам итеп, төркем изге Мәккәгә барачак. Анда бер атна булачак, аннары Россиягә кайтачак.