Мөселманнар сәяси репрессия корбаннары рухына багышлап дога кылды

30 октябрь Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре укыды һәм сәяси репрессия корбаннарының рухына багышлап дога кылды. Ул шулай ук барлык кешеләрне тарихта мондый хәлләр бүтән кабатланмасын өчен вафат булганнарны искә алырга чакырды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

30 октябрь Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Искә алу чаралары күп шәһәрләрдә уздырыла. Бүген матәм җыелышы дин әһелләре һәм җәмәгатьчелек катнашында Архангель зиратының Мемориаль комплексы янында уздырылды. Биредә репрессия корбаннары җирләнгән.