news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Кувәйт әмире вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Сабах әл-Әхмәд әл-Джабер әс-Сабах 91 яшендә вафат булган.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Сабах әл-Әхмәд әл-Джабер әс-Сабахның үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдерде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген кайгылы хәбәр килде. Кувәйт Дәүләте әмире Сабах әл-Әхмәд әл-Джабер әс-Сабах 91 яшендә вафат булган.

Россия Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте, шәхсән үз исемемнән Кувәйт Дәүләте әмире Сабах әл-Әхмәд әл-Джабер әс-Сабах вафатына бәйле кайгыгызны уртаклашам.

Озак еллар дәвамында ул Кувәйт халкына тугры һәм гадел хезмәт итте.

Россиянең мөселман өммәте исеменнән, бөтен гарәп-мөселман дөньясының мөһим һәм абруйлы сәяси лидерларының берсе вафатына бәйле рәвештә, бөтен Кувәйт халкының кайгысын уртаклашам.

Россия мөселманнары Аллаһы Тәгаләдән туганнарына һәм якыннарына сабырлык һәм ныклык бирүне сорый, чөнки Изге Коръәндә әйтелгән: «Без барыбыз да Аллаһыда һәм Аңа әйләнеп кайтабыз» (2:156). Без дөньякүләм мөселман өммәте белән кайгыгызны уртаклашабыз.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин», диелгән телеграммада. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100