news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Гаилә» мәчете «Әбием догалары» флешмобына чакыра

Катнашу өчен әби-бабайлар, әти-әниләр, өлкән туганнар Коръән сүрәләре укыганын, дога кылганын видеога төшерергә кирәк.

Казанның «Гаилә» мәчете «Әбием догалары» флешмобына чакыра
Михаил Захаров

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның «Гаилә» мәчете янәдән «Әбием догалары» флешмобын оештыра. Гадәтчә, әлеге чара 1 октябрь — Өлкәннәр көненә багышлана. Бу турыда мәчетнең имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә хәбәр итә.

Моның өчен әбиләрегезнең, бабаларыгызның, әтиләрегезнең, әниләрегезнең, өлкән туганнарыгызның Коръән сүрәләре укуларын, дога кылуларын видеога төшерергә кирәк. Әлеге видеоларны 1 — 31 октябрь дәвамында #әбиемдогалары #дога хэштеглары белән тамгалап, Instagram’да үзегезнең аккаунтыгызга урнаштырыгыз.

«Якын кешеләрегез бу дөньяда инде юк, әмма аудио-, видеоязмалары сакланып калган икән — аерым искәртеп куярга онытмагыз — алар өчен дога кылырбыз», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100