news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанда тугызынчы тапкыр «Якупов укулары» фәнни-гамәли конференциясе була

Укулар Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган «Иман» нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырыла.

Иртәгә Казанда тугызынчы тапкыр «Якупов укулары»  фәнни-гамәли конференциясе була
http://dumrt.ru

(Казан, 30 сентябр, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 октябрьдә, Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә тугызынчы тапкыр «Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе була. Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә. Бу турыда нәзарәт сайтында хәбәр ителә.

Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе оештыра. Быел фәнни-гамәли конференция үз заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган «Иман» нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырыла. Вәлиулла хәзрәт Якупов мөселманнарны берләштерүгә зур өлеш керткән күренекле мөселман дин әһеле, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе булып тора.

IX «Якупов укулары»нда зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Вәлиулла хәзрәт Якуповның фикердәшләре һәм дусларының катнашуы көтелә. 

Фәнни-гамәли конференциядә аерым блок булып мөселман белем бирү учреждениеләре вәкилләренең Вәлиулла хәзрәт Якуповның шәхесен тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак ачкан һәм «Иман» нәшрияты турындагы чыгышлары яңгыраячак. Шулай ук Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини уку йортларында уку-укыту программаларын төзүгә; сөнни дини тәгълиматны торгызуга керткән өлеше турында да чыгышлар көтелә.

Якупов укулары кысаларында шулай ук «Таян Аллага!» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә көтелә.

Конференция 9.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100