news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең үзәк мәчетендә балалар өчен аерым бүлмә булачак

Октябрь башында монда мәктәп укучылары өчен дини укулар, дини тәрбия дәресләре башлана.

Чирмешәннең үзәк мәчетендә балалар өчен аерым бүлмә булачак
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәннең үзәк мәчетендә бер бүлмәне балалар үзәге итеп үзгәртәләр. Биредә җиһазлар урнаштырасы гына калган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Октябрь башында монда мәктәп укучылары өчен дини укулар, дини тәрбия дәресләре башлана. Укулар ял көннәрендә уздырылачак, теләге булган малайларны, кызларны мәчеттә көтеп калалар.

Дүрт төркем булачак. Укырга теләүчеләр мәчеткә мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100