Татарстан хөкүмәте Омскның үзәк мәчетен киңәйтү өчен 5 миллион сум бүлеп биргән

Татарстан Себер мөселман-кардәшләренең мөрәҗәгатенә җавап биргән бердәнбер субъект булган.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан хөкүмәте Омскның үзәк мәчетен киңәйтү өчен 5 миллион сум бүлеп биргән, дип хәбәр итә Себер мөселманнарының Диния нәзарәте (Омск мөфтияте) мөфтие Зөлкәрнәй Шакирҗановка сылтама биреп, Islamnews мәгълүмат агентлыгы.

Себер мөфтие белдергәнчә, әлегә эшләр бик авырдан бара: хәзерге вакытта дини оешма территориясендә урнашкан шәхси биләмәләрне сатып алуга кирәк булган 30 миллионның 5 миллионын Татарстан хакимияте биргән.

«Мин кая гына мөрәҗәгать итмәдем. Рамзан Кадыровка, Казахстан Президентына, Башкортостан Президентына, Алишер Усмановка, Дагыстан, Татарстан Президентларына хат яздым. Мөрәҗәгатьне күбесе кире кактылар. Бары тик Татарстан Хөкүмәте генә ярдәм итте. 5 миллион сум акча бирде. Без җирләрне сатып алдык һәм территорияне бераз киңәйттек», – дип сөйләгән Омск мөфтияте башлыгы.

Зөлкәрнәй Шакирҗанов сүзләренчә, әгәр тиешле сумма җыелса, җирнең бер өлеше мәчет ихтыяҗлары өчен бүлеп биреләчәк.

«Ритуаль хезмәтләр йорты, хәләл ашханә төзер идек. Студентларны һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне бушлай ашатачакбыз. Туй йолалары уздыра торган аерым бүлмә булачак. Җирнең икенче өлешендә ял итү өчен фонтаннар белән парк төзергә телибез. Яңа сквер артык булмас һәм шәһәрне өстәмә ямь биреп торачак», – дигән Шакирҗанов.