news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрүен хәбәр итә

Ястү намазы — кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелды.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәте Татарстанда (Казанда 7 августтан) 3 августтан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларына кайта башлавын искәртте.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте искәртүенчә, май ае башыннан алып августка башына кадәр (Казанда 5 майдан башлап 7 августка кадәр), төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла. Төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын визуаль рәвештә билгеләп булмый. 

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән. Ястү намазы — кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелды.

Шул рәвешле, август башыннан ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:09 дип билгеләнгән), ә иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:02 дип билгеләнгән).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100