Камил Сәмигуллин Болгар ислам академиясендә магистрлык диссертациясен яклады

Татарстан мөфтиенең магистрлык эше Зәйнулла ишан Рәсүлевның «Рисалә Хыдыйрия» китабына багышланган.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Бүген Болгар ислам академиясендә магистрлык диссертацияләрен яклау узды. Диссертация советы әгъзалары Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән видеоэлемтә буенча кушылып, сорауларын бирделәр. Диссертацияне уңышлы яклаучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Диния нәзарәте башлыгының магистрлык эше Зәйнулла ишан Рәсүлевның «Рисалә Хыдыйрия» китабына багышланган. Әлеге бай чыганакта татарлар арасында XIX–XX гасырларда суфичылык, Хәнәфи фикһе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләре ап-ачык күренә.

«Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең фәнни хезмәтендә татар дин әһеленең тормыш юлын, эшчәнлеген, аерым алганда, аның „Рисалә Хыдыйрия“ хезмәтен өйрәнеп, аны бар мөселман дөньясына ирештерүне максат итеп куя. Бүгенге көндә бу хезмәт буенча гарәп телендә фәнни тикшерүләр юк иде. Шул рәвешле, Камил хәзрәтнең диссертациясе аны бөтен фәнни мөселман киңлекккә чыгарып таныта», диелә хәбәрдә.

Хезмәтне өйрәнү юлында фәнни җитәкче буларак КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм рәсми рецензент буларак БИА остазы, шәригать фәннәре докторы (PhD) Әл-Зәһрави Мөхәммәд Әйман була. 

Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясендә Татарстаннан өч мөхтәсиб һәм 15 имам-хатыйб белем ала. Әйтергә кирәк, узган елның көзендә үзләренең фәнни эшләрен яклап, дүрт татарстанлы ислам фәннәре докторы исеменә лаек булды.

Алар — ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Россия ислам институты мөгаллиме Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин, Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизларын әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Казан ислам университетының Коръәнне өйрәнү һәм аңлату укытучысы Рәшит хәзрәт Сибгатулин. Аларның да фәнни эшләре татар дини мирасны өйрәнүгә багышланган.