“Ярдәм” мәчете һәм тернәкләндерү үзәге “Рамазан чатыры”нда - Татарстан журналистикасы һәм әдәбияты көне

Әлеге объект ярдәмгә мохтаҗ мөселманнарның мәнфәгатьләрен 2002 елдан бирле тырышып кайгырта

 (Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Рамазан аеның 15 нче көнендә, 2 июльдә, Казанның Серов урамында урнашкан гомуммәгълүм “Ярдәм” мәчете “Рамазан чатыры”нда Татарстан журналистикасы һәм әдәбияты көне үткәрелә. Аерым алганда, мөселманнар арасында республиканың шушы ике иҗат төрен пропагандалау максаты белән, биредә кичке 8дә “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды тырышлыгында оештырылган үзенчәлекле чара башлана.
Әлеге фондтан хәбәр итүләренчә, “Ярдәм” мәчете һәм андагы күзләре зәгыйфьләрне тернәкләндерү үзәге, ә аның Россиядә һәм БДБ илләрендә әлегә төрдәше юк, мәйданчыгында Казанда иң зур “Рамазан чатыры” эшли. Биредә узган атна ахырында ифтарда Казан мэры Илсур Метшин да булып, “Ярдәм” мәчете имамы һәм шул ук исемдәге хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов белән мәчет каршында ачылган күрмәүче мөселманнарның укыту-тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләрен карап кайткан иде.

Эшчәнлеген 2002 елда “Сөләйман” мәчете каршында башлап җибәргән әлеге үзәктә Татарстан башкаласы башлыгы 2008 елда ук булды анысы. Ул биредә алып барылучы зур социаль эш белән танышты һәм тернәкләндерү үзәге өчен яңа бина төзү кирәклеге турында карар кабул ителде. Шул рәвешле, 2013 елда Серов һәм Коләхмәтов урамнары чатында мәчет һәм тернәкләндерү үзәгеннән торган мәһабәт “Ярдәм” комплексы ачылды.

Комплекс намаз уку залы, читтән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, компьютер класслары, китапханә, кечкенә басмаханә кебек иң кирәкле объектларны колачлый. Биредә барлык уңайлыклар да күрмәүче мөселманнар һәм инвалид кешеләрне исәпкә алып эшләнелгән.