Татарстан мөфтие волонтерлар белән очрашты

Алар Татарстан тарихында иң зур ифтарда үзирекле килеп эшләде

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ").  Өченче мәртәбә уздырылган быелгы республикакүләм ифтарда 320 волонтер катнашты. Казанда әлеге 5 мең кешелек ифтарны оештыруга алар үзләреннән зур өлеш керттеләр. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтардан соң волонтерлар белән шәхсән аралашты һәм рәхмәтен белдерде.

“Татарстан мөселманнары һәм үз исемемнән зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез бик зур булды. Кунакларны, ифтарга килүче мөселманнарны да каршы алдыгыз, табынга ризыклар да өләштегез, һәркайсыгыз ифтар матур булып үтсен өчен тырышты. Аллаһы Тәгалә үзегезне дә ярдәменнән ташламасын”, - диде мөфти. Аннары исә яшьләр мөфти хәзрәтләре белән бергә истәлеккә фотоларга төштеләр.

“Волонтерлар арасында Казанда укучы чит ил студентлары да, районнардан махсус килүчеләр дә, хәтта бөтен гаиләләре белән шушы волонтерлар хәрәкәтенә кушылучылар да бар иде. Башта Изге Болгар җыены көнне оештырылган чараларда алар бик нык ярдәм иттеләр. Болгарда ныклап, аралашып-танышып безнең рәтләргә баскан волонтерлар зур ифтарда да төп эшләрне башкардылар. Безне, барчабызны, башкаларга ярдәм итәргә тырышу, матур итеп җыен, ифтар үткәрү нияте берләштерде”, - диде, волонтерлар белән җитәкчелек иткән нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

ТР МДН матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.