Казанда мөселманнар Универсиада хакына дога кылды

Иртәгә Брюссельдә студентлар олимпиадасын уздыру урыны итеп кайсы шәһәр сайлануы хәл ителәчәк.
(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Фәрит Шаһидуллин). Бүген Казанның ике җәмигъ мәчетендә мөселманнар Ходайдан 2013 елгы Универсиаданы уздыру урыны турында уңай карар турында сорап дога кылды. Иртәгә Брюссельдә студентлар олимпиадасын уздыру урыны итеп кайсы шәһәр сайланауы хәл ителәчәк.
Җомга көнне Мәрҗани һәм Кол Шәриф мәчетләрендә диндарларга мәхәллә башлыклары мөрәҗәгать итте. Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов билгеләп үткәнчә, спорт Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. эшен дәвам иттерүчеләр өчен ят нәрсә түгел. Билгеле булганча, Рәсүл үз тарафдарларын йөгерү, уктан ату, көрәш белән шөгыльләнергә өндәгән.
Моннан тыш, Универсиада башкаласы итеп Казанны сайлау – бөтен ислам өммәте өчен абруй мәсьләсе.
Кичә шундый ук гыйбадәтләр шәһәрнең православие чиркәүләрендә узды. Иртәгә акциягә Татарстан башкаласы яһүдләре кушылачак. Синагогада махсус спорт гыйбадәте көтелә.