Чечня мөфтие терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә бүләк алды

Чечня эчке эшләр министры Руслан Алханов Чечня мөфтие Сәлах Мәҗиевкә “Терроризмга каршы көрәштәге тырышлыгы өчен” ведомство күкрәк билгесен тапшырды.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Чечня Республикасы буенча эчке эшләр министры Руслан Алханов “Терроризмга каршы көрәштәге тырышлыгы өчен” ведомство күкрәк билгесен Чечня мөфтие Сәлах Мәҗиевкә тапшырды. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Алханов "мөфтинең кулында корал булмаган килеш терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә алгы сызыкта торуын” билгеләп үтә. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, күп кенә ялган идеологлар "чиста суга" чыгарылган, шуның белән бергә йөзләгән яшь кеше алар коткысына бирелүдән коткарылып калып, бандитлар сафына эләкми кала.

Чечня мөфтие Сәлах Мәҗиев вәгазьләре интернетта зур кызыксыну белән карала. Ул берничә тапкыр Сириягә чыккан, президент Бәшәр Асад, шулай ук әлеге илдә булган Россия Оборона министрлыгы бүлекчәләре шәхси составы һәм җитәкчеләре белән очрашкан.