Яһүдиләрнең Песах бәйрәме җитә

Россиядә шул уңайдан үткәреләчәк тантаналарда 50 меңнән күбрәк кеше катнашыр дип күзаллана

  (Казан, 30 март, «Татар-информ»). Песах – сигез көнлек яз һәм ирек бәйрәме яһүдиләрнең ай календаре буенча Нисан аеның (март ахыры – апрель башы) 15нче көне алдыннан башлана. Ул библия тарихындагы төп вакыйгаларның берсе – Мисырдан чыгып 400 еллык коллыктан котылуына һәм яһүд халкының милләт буларак формалашуына багышланган.

Песах бәйрәме быел 3 апрель кичендә башлана һәм 11ендә тәмамлана. Россия яһүдләр җәмгыяте федерациясе оештырган бәйрәм чараларында илнең 180ләп каласында 50 меңнән күбрәк кеше катнашыр дип күзаллана. Моннан тыш, 175 мең килограммнан артык маца (төче камырдан пешерелгән җәймә сыман ризык) әзерләп куелган, ул исә Россиядәге барлык җәмгыятьләрне әлеге төр ашамлык белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Быел гамәлгә кертелгән “цдака.ру”онлайн-проекты ярдәмендә бүгенгә Песах бәйрәменә 200 мең сум тирәсе хәйрия акчасы җыелган: ул аз керемле яһүдиләрне өстәмә 1 мең 240 килограмм маца белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Искәртеп үтәбез: Песах бәйрәме былтыр 17 апрель кичендә башланган иде.