Себердә Корбан бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә

Төмән татарлары быел Корбан бәйрәмен аеруча җанлы каршы алдылар, әле дә корбанлык ашлары белән мәҗлесләр үтеп тора
(Төмән, 29 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмәндә Корбан бәйрәмен аеруча җанлы каршы алдылар быел милләттәшләребез, әле дә корбанлык ашлары белән мәҗлесләр үтеп тора.
Олы дини бәйрәмнәрдә үткәрелүе белән традициягә әверелеп, Төмән шәһәренең “Принцесса” кафесында үткән корбанлык мәҗлесенең программасы бу юлы элеккеләреннән дә баерак булды.
Мондый мәҗлесләрне Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмәндәге вәкиллеге җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин оештырып үткәрә, өлкә татарлары Конгрессы аңа матди ярдәм күрсәтми калмый.
Бу юлы да Фатыйх хәзрәт корбанлык өчен мал әзерләү хәстәрен алдан ук күрде, корбанлыкның хәләллек сыйфатын бозмас өчен, гадәтенчә, ит чабарга өр-яңа түмгәк тә китертте.
Затлы ризыклар белән корылган өстәлләр янында буш урын калмады, бәйрәмчә киенгән шат күңелле млләттәшләребез арасында яшьләр дә күп кенә булды, балалар да бар иде. Ике яшүсмер игезәк кызлар - Гайшә белән Фатыйма Бакиеваларның Коръән аятьләрен моңлы итеп бертавыштан яттан яңгыратулары бигрәк тә тәэсирле булды.
Фатыйх хәзрәт мондый кичәләрне татар теленең абруен күтәрү максатыннан да бик оста файдалана, балалар туган телдә яттан шигырьләр укыйлар, һәр чыгыш ясаган кешегә бүләк тапшырыла. Үзе дә бик сәнгатьле итеп Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен яттан укып, кунаклар арасында күңелле җанлану уятты бу юлы Фатыйх хәзрәт.
Бәйрәмгә килгән губернаторның киңәшчесе Сергей Шерегов, Милли эшләр комитетының дин эшләре бүлеге җитәкчесе Игорь Бобров, өлкә татарлары Конгрессының башкаручы мөдире Ринат Насыйровлар мәҗлес кунакларын җылы котладылар.
Мондый бәйрәмне беренче күргән Сергей Шерегов кичәдән алган җылы тәэсирләрен, соклануын яшерә алмады, бу чараның кешеләрдә мәрхәмәтлелек, дуслык, иманлылык хисләре тәрбияләүдәге роленә югары бәя бирде, бу турыда губернаторга җиткерәчәген белдерде.