Хиҗри ел исәбе буенча бүген Яңа ел башланды

Моннан нәкъ 1430 ел элек Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күченү вакыйгасы мөселманнар өчен ел исәбенә әверелә
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Мөселманнарның ай календаре буенча бүген мөхәррәм аеның 1 нче көне. Хиҗри ел исәбе буенча бүген яңа 1430 ел башланды. Моннан нәкъ 1430 ел элек Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күченә һәм шул чордан алып әлеге вакыйга мөселманнар өчен ел исәбенә әверелә.
Әйтергә кирәк, яңа елга аяк басар алдыннан мәчетләрдә укылган вәгазьләрдә узган ел, аның белән бәйле вакыйгалар искә алына, шул ук вакытта яңа елга яңа өметләр баглана.
Узган җомгада башкаланың күп кенә мәчетләрендә вәгазьләр шушы темага багышланды, Аллаһ йортларына килүчеләргә Пәйгамбәребезнең Мәккәдән Мәдинәгә күченү тарихы сөйләнде, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.