Галимҗан хәзрәт Бикмуллин Себердә Ислам динен торгызу юлында

Галимҗан хәзрәт төбәгебездә Ислам динен торгызу юнәлешендә бик күп күркәм эшләр башкарды
(Төмән, 29 декабрь, Татар-информ», Бибинур Сабирова). Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайтып эшли башлаган вакытыннан бирле узган 22 ел эчендә Галимҗан хәзрәт Бикмуллин төбәгебездә Ислам динен торгызу юнәлешендә бик күп күркәм эшләр башкарды. Аның тырышлыгы белән 1992 елда мөстәкыйль өлкә мөселманнары Диния нәзарәте оештырылды, Төмән шәһәрендә Җәмигъ мәчете, район үзәкләрендә һәм авылларда 50 дән артык мәчет төзелде. Ул Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчете ишегалдында 120 шәкерт укырлык егетләр мәдрәсәсе төзетә башлады. Аның шәкертләр өчен торагы да 70 кеше сыйдырырлык булачак.
Элек Россиянең Үзәк Диния нәзарәте карамагында булган төбәгебездә мөстәкыйль өлкә Диния нәзарәте барлыкка килүенең әһәмиятен билгеләп, Галимҗан хәзрәт болай диде:
- Мөстәкыйль Диния нәзарәте булдырып кына без, үзебез турыдан-туры элемтәгә кереп, мәчетләр төзелешенә гарәп дин кардәшләребездән ярдәм ала алдык, дин тоту иреге кайтарылса да, илебездә иҗтимагый-сәяси үзгәртеп кору чорында үз көчебез белән генә шулкадәр мәчет салдыра алмаган булыр идек. Бүген дә мәчетләр салдыруны дәвам итү - көн үзәгендә торган бурыч. Бигрәк тә Төмән шәһәре өчен актуаль бу мәсьәлә. Шәһәр кысаларына кергән бистәләрне дә испкә алганда, Төмәндә дүрт мәчет булса да, (Җәмигъ, Кырынкүл белән Кугалы бистәләре мәчетләре һәм Россиянең Үзәк мөселманнар Диния нәзарәтенең Төмәндәге вәкиллеге салдырган гыйбадәт йорты)), Ураза, Корбан бәйрәмнәренә килгән диндарлар мәчет эчләренә генә сыймый, 4 меңләп кеше урамда кала, өстән яңгыр коеп торса да, кар яуса да, таралмыйлар алар, шунда, урамда укыйлар бәйрәм намазларын. Шунлыктан, Төмән шәһәрендә, я 4-5 мең кеше сыйдырырлык бер зур мәчет, я кечкенәрәк ике мәчет салдыру көн таләбе булып тора, - дип борчыла ул.
Шушы максатын тормышка ашыру өчен ул җитди эш алып бара, хакимият органнары һәм предприятие җитәкчеләре белән очрашулар үткәрә, мәчет өчен җир алу хәстәрен күрә. Хакимият җитәкчеләре белән уртак тел табып хезмәттәшлек итәргә тырыша
- Өлкә җитәкчеләренең Ислам динен ныгытуга күрсәткән ярдәмнәре күзгә күренерлек булды соңгы елларда, өлкә бюджетыннан бирелгән акчаларга Җәмигъ мәчетенә, хәзерге мәдрәсә урнашкан Манҗел авылындагы тарихи Нигъмәтулла хаҗи мәчетенә капиталь ремонт ясалды, соңгы елларда мөселманнарга Хаҗ сәфәренә бару өчен дә хакимият яңадан ярдәм күрсәтә башлады, җәйге Ислам курсларын үткәрергә дә хакимият ярдәм итә. Диния нәзарәтенә бина, аны җиһазлау өчен акчалата ярдәм дә бирелде, әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә күп әле. Алдыбызда зур бурычлар – үз җирлегебездә мәчетләребез өчен үз яшҗләребездән дини кадрлар әзерләүне гамәлгә ашыру өчен, мәдрәсә төзелешен тәмамлау һәм Төмән белән Тубыл шәһәрләрендә яңа мәчетләр салдыру, - ди Галимҗан хәзрәт Бикмуллин.