news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы һәм Азнакай мөхтәсибәте мөгаллимнәре белемнәрен күтәрде

Курсның нәтиҗәләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аттестациясе дә булып саналачак.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 22-26 ноябрь көннәрендә Россия ислам институты каршындагы Дини оешмалар хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә, «Дини оешмаларда дин һәм дини тәрбия бирү» программасы буенча курслар үткәрде.

Бер атна дәвамында ZOOM платформасы ярдәмендә дистанцион рәвештә узган әлеге курсларда Ютазы һәм Азнакай мөхтәсибәтләреннән 40тан артык мөгаллим катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Мөгаллимнәрне Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сәламләде. Ул әлеге курсларның мөһим чара булуын билгеләп узды, алган белемнәрне укыту, тәрбия эшендә файдаланырга кирәк булуын җиткерде. Аннары оештыручылар курста катнашучыларның электрон почталарына тест сорауларын җибәрде. Әлеге курсның нәтиҗәләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аттестациясе дә булып саналачак.

Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр РФ мәгариф, вөҗдан иреге турындагы законнары, ислам мәгариф системасы, дини тәрбия бирүнең методик тәэмин ителеше, укыту төрләре, педагогик процесс һәм аның структурасы, укыту ысуллары һәм чаралары, Коръән, фикъһе, гакыйдә, әхлак фәннәрен укыту методлары буенча белемнәрен тирәнәйтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100