news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Тура бистәсендә яңа мәчет барлыкка киләчәк

Яшел Үзән районында кырык сигезенче мәчет Яңа Тура бистәсендә төзелә.

(Яшел Үзән, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Рүзия Дәүләтшина). Яшел Үзән районының Яңа Тура бистәсендә яңа мәчет төзелә. Бу хакта район газетасы яза.

Әлеге торак пунктта иман йортын күптән сорыйлар инде, чөнки биредә яшәүчеләр һәм алар арасында дин тотучылар арта бара. Бистә зурая, өйләр төзелә, балалар туа, ә ислам кануннары буенча никах, исем кушу, соңгы юлга озату йолаларын башкарыр урын юк, диелә хәбәрдә.

«Халык якындагы мәчетләргә мөрәҗәгать итә, ә хәзрәтләр барысын да үтәргә өлгерми, аларның торак пунктларында да халык күп. Шуның аркасында дин тотучылар бу урында гыйбадәт йортын төзүләрен сорадылар. Безнең барлык йолаларыбыз да анда үтәлер, иншаАллаһ», — диде мәчет имам-хатыйбы Илгизәр хәзрәт Халиков.

Рухи объект төзелешенә сигез миллионга якын акча тотылачак. Проект буенча, корылманың мәйданы якынча 150 квадрат метр, манараның биеклеге 21 метр. Бүгенгә цоколь катының гидроизоляциясен ясадылар, икенчесен күтәрәләр, тиздән бетоннан идән коячаклар. Җирле халык һәм меценатлар, кемнәр акчалата, кемнәр төзелеш материаллары белән ярдәм итә. Мәчет төзелешен һәр төрле ярдәм — саваплы эш.

«Эш тиз бара, сентябрьдә фундамент салынды, хәзер инде бинаны төзеп бетерәбез. Кирәк нәрсәләрнең барысын да тиз китерәләр, тоткарлыклар юк», — дип сөйли төзүче Раил Сираҗиев.

Урын Луговой урамында бирелгән, дини корылма табигый ландшафтка туры килеп тора. Территория тагын да матурая, якындагы күлне иганәчеләр акчасына чистартырга планлаштыралар. Проектта — парк, балалар һәм спорт мәйданчыклары. Яңа мәчеттә беренче азан апрельдә, Рамазан бәйрәмендә яңгырар дип планлаштырыла, дип яза район газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100