"Зәкят" фонды хезмәткәрләре хосписта дәваланучы балаларга күчтәнәч алып барды

“Зәкят” фонды хезмәткәрләре Казандагы хосписка атна саен йөри, бу хакта хоспис җитәкчелеге белән килешү төзегән.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ") Бүген Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре Казандагы Анжела Вавилова исемен йөрткән Хосписка барды. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Диния нәзарәтенең Дәгъвәт бүлеге башлыгы, Казанның Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә бу юлы “Зәкят” фонды вәкилләре хосписта дәваланучы кечкенә пациентларга күчтәнәчләр алып килде.

“Зәкят” фонды хезмәткәрләре хосписка атна саен бара, бу хакта хоспис җитәкчелеге белән килешү бар.

"Һәр кеше авыруны төрлечә кичерә. Кемдер көрәшергә үзендә көч таба, кемдер бирешә. Авырган чакта башка әйбер турында уйлау кыен була. Бигрәк тә балалар авырганын күрү бик кызганыч. Имам белән күрешеп сөйләшү, еш кына кешегә өмет чаткылары бирми калмый", – дип билгеләп үтә “Зәкят” фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин.