Туган көнебездә ураза тоту сөннәт – Камил хәзрәт Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Мәүлит бәйрәменең әһәмиятен аңлатты.

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Камил хәзрәт Сәмигуллин “Азан” радиосына биргән интервьюсында Мәүлит бәйрәмен үткәрүнең өстенлекләре хакында сөйләде. Татарстан мөфтие сүзләренә караганда, безнең җирлектә имамнар Мәүлитне элек тә үткәргән.

“Мәүлит бидгатме юкмы, аны уздырырга ярыймы яисә ул динебезгә каршы килә торган гамәлләрдәнме?” – дигән сорауга Камил хәзрәт: “Безнең бабаларыбыз, имамнарыбыз да аны үткәргән. Хәтта Татарстаныбызда, Казаныбызда Мәүлит турында бик күп китаплар басылган. Мөхәммәт Шәрифнең бик мәшхүр, киң таралган “Мәүлит китабы бар, безнең бабаларыбыз да аны укый иде, – дип әйтә".

"Аллаһы Тәгалә “Юныс” сүрәсенең 58 нче аятендә: “Әй Мөхәммәт, син әйт аларга: Аллаһы Тәгалә бер фазыйләт, өстенлек җибәргән булса, һәм дә бер рәхмәт җибәргән булса, шатлансыннар. ”Ягъни Раббыбыз бер рәхмәт җибәрә икән, без шатланырга тиешбез. Ә рәхмәтләр арасында иң олысы нинди соң? “Әнбия” сүрәсенең 107 нче аятендә болай дип килә: “Әй Мөхәммәт, без сине галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек”. Ягъни рәхмәтләрнең иң олысы – пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в.нең килүе һәм Раббыбыз алдагы аяттә моңа шатланырга куша, димәк, без шатланырга тиеш", – ди мөфти.

Пәйгамбәребез с.г.в. үзе дә туган көнен олылаган

"Кемдер динебез буенча туган көн үткәрергә ярамый, дин тарафыннан тыелган гамәл, ди. Бу мәсьәләгә ике төрле карарга була. Хәрам мәҗлесе булса, бу, әлбәттә, тыелган. Ләкин кеше шатлана икән, ул хупланган гамәл. Корәндә Гайсә г.с.: “Миңа сәлам булсын, минем туган көнемә сәлам булсын, миннем вафат булган көнемә дә сәлам булсын. Һәм минем кубарылу көнемә дә сәлам булсын”, – дип әйтә, – дип билгеләп үтте интервьюсында Камил хәзрәт Сәмигуллин.

"Пәйгамбәребез с.г.в. үзе дә туган көнен олылаган, ягни башка көннәрдән аерган. Бохари җыентыгында шундый бер хәдис бар: пәйгамбәребез с.г.в.гә сорау бирәләр: “Нишләп син дүшәмбе саен ураза тотасың?” Ул: “Шул көнне дөньяга килдем”, – дип җавап бирә. Ягъни һәр дүшәмбе саен ураза тоткан, бу көнне олылаган, елга бер тапкыр түгел, ә атна саен хөрмәт күрсәткән, ул көндә махсус бер гыйбәдәт кылган. Без дә туган көнебездә ураза тотсак, сөннәт булачак. Хәләл мәҗлес оештырсак, бу да хупланган гамәл”, – дип, ачыклык кертте мөфти.

"Башка изге гамәлләребез булмаса да, бәлки, бу гамәл өчен Раббыбыз безне гафу итәр"

Камил хәзрәт Сәмигаллин сүзләренчә, бу көннән хәтта динсезләр, кәферләр дә файда күргән. “Коръәни Кәримдә нинди кәферләр, динсезләр турында сүз алып барыла? Фиргафен, Әбү Ләхәб дигән кешеләр бар. Әбү Ләхәб турында махсус бер сүрә килә, Раббыбыз аны ләгнәт кыла, ул мәңгелек җәһәннәмдә булачак. Пәйгамбәребез с.г.в. бу кешедән бик күп зыян күргән. Ләкин шуңа карамастан, Бохарида килгән хәдистә дүшәмбе саен Әбү Ләхәб өчен җәза җиңел булачак дип әйтелә. Нишләп шулай? Пәйгамбәребез с.г.в. бу дөньяга килгәч, ул бик шатлана. Әбү Ләхәб пәйгамбәребез тууы хакында хәбәр иткән, кәнизәкне азат итә, корбан чала. Шул нисбәттән дүшәмбе саен аның газабы җиңел булачак.

Динсезләр дә файда күргәч, без мөэминнәр буларак, бу көнне шатлансак, бер-беребезгә нәсыйхәт бирсәк, әйтик, бүләкләр таратсак, моның нинди зыяны булачак? Без пәйгамбәребез с.г.в.не яратып яшибез, һәм аның килүенә шатланабыз. Башка изге гамәлләребез булмаса да, бәлки бу гамәл өчен Раббыбыз безне гафу итәр", – дип билгеләп үтте мөфти.

Мәүлит бәйрәме – Мөхәммәт пәйгамбәрнең с.г.в. туган көне.