Татарстан мөфтие тоткыннарга Коръәннең яңа басмасын бүләк итте

Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт шәһәрендәге 8 нче төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ") Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды. Әлеге сәфәре кысаларында мөфти Әлмәт шәһәрендәге 8 нче төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, колониянең Ветераннар советы рәисе Әмин хәзрәт Хәсәнов, колония хезмәткәрләре катнашты.

Төрмәдә 2005 елдан “Йосыф” мәчете эшләп килә. Әлеге мәчеткә даими рәвештә 30 лап кеше йөри, Рамазан аенда аларның саны 100 гә җитә. Ел дәвамында биредә тоткыннар арасында Коръән уку, азан әйтү конкурслары, мөселман бәйрәмнәре үткәрелә.

Камил хәзрәт тоткыннар белән төрле темаларга сөйләште. Мәзһәб үзенчәлекләрен аңлатты. Аннары дини сорауларга җавап бирде.

Моннан тыш, мөфти тоткыннарга  Татарстан Диния нәзарәте нәшер иткән Коръәннең яңа басмасын тәкъдим итте. Очрашуда катнашкан тоткыннарга әлеге яңа басманы бүләк итте. Шулай ук нәзарәт вәкилләре колония китапханәсенә татарлар тарихы турында язылган китаплар тапшырды.

Очрашу вакытында тоткыннар сыйфатлы дини китаплар җитмәвенә зарланды. Бу уңайдан мөфти нәзарәт тарафыннан төрмәләрне дини китаплар белән тәэмин итү дәвам итәләчәге хакында әйтте.

Шуны да әйтергә кирәк, декабрь аеннан башлап биредә әхлак дәресләрен уздыра башлау көтелә. Махсус әзерлек узган ике имам чиратлашып атнага ике мәртәбәгә колониядә дәрес үткәрәчәк.

Очрашу җәмәгать намазын уку белән тәмамланды.