Казанда гыйбадәтханәләр арасында конкурс үткәрелеп, нәтиҗәләре игълан ителде

Анда 31 мәчет һәм 25 православие чиркәве катнашты

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Бу атна җомга көнне Татарстан башкаласында Казанның иң яхшы культ объектларына конкурс нәтиҗәләре чыгарылды. Казан ратушасында конкурс йомгаклары игълан ителеп, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова дипломнар һәм мактау кәгазьләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы иҗади номерлар белән үрелеп барылды.

Бу елның октябрь аенда старт алган конкурста 31 мәчет һәм 25 православие чиркәве катнашты. Мөселман гыйбадәт йортлары арасында “Ярдәм” мәчете, “Иман нуры” мәчете һәм “Гаилә” мәчете өч иң яхшы культ объекты булды.

Православие храмнары арасында беренче өч призлы урынны түбәндәге гыйбадәт йортлары алды: газап җигүче хатын-кызлар Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София гыйбадәтханәсе, Никольский кафедраль соборы, Казан митрополиты, изге газап җигүче Кирилл архиерей гыйбадәтханәсе.
Төп бүләкләрдән кала, конкурста шулай ук берничә номинация дә билгеләнгән иде, алар буенча аерым лауреатлар билгеләнде.

 

Шул хакта мәгълүмат биргән Казан мэриясе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, үткәрелгән конкурс Казанда гражданлык килешүен ныгыту программасына керә.