news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә «Хәләл» стандарты буенча комитет төзелде

Комитет теркәлгән, үзенең билгесе һәм нигезләмәсе бар.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе Диния нәзарәте каршында хәләл продукция җитештерүне һәм сатуны контрольдә тоту өчен «Хәләл» стандарты комитеты оештырылды. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Комитет теркәлгән, үзенең билгесе һәм нигезләмәсе бар. Нигезләмәдә «хәләл» продуктлар җитештергәндә кулланыла торган чималга таләпләр күрсәтелгән. Шулай ук персоналга, җитештерү биналарына, транспорт чараларына, эш коралларына, махсус киемнәргә, төргәкләүгә һәм маркировкага карата таләпләр, шулай ук продуктның ислам нормаларына туры килүен тикшерү тәртибенә карата таләпләр билгеләнгән.

«Хәләл» стандарты комитеты барлык җитештерүчеләргә, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә үз продукциясенең ислам нормаларына туры килүен расларга һәм продукциянең хәләл булуы турында сертификат алырга тәкъдим итте.

Моннан тыш, хәзер «хәләл» продукцияне ирекле сертификацияләү таможня берлегенә керә торган илләрдә дәүләт дәрәҗәсендә рәсми төстә танырга мөмкинлек бирә.

Эшмәкәрләр территориаль яктан уңайлы урнашканлыкның һәм Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте карамагында булуның мөһимлеген әйтә. Имамнар һәм мәэзиннәр белешмә бирә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100