news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Хиалиев һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан уртак эш 2016 елдан башлап системалы рәвештә гамәлгә ашырыла.

Эдуард Хиалиев һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
http://dumrt.ru/

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтиятендә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Хиалиев һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имзалады. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кул куелган килешүдә хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булып хөкем ителгәннәрнең вөҗдан ирегенә һәм дин ирегенә булган хокукларын гамәлгә ашыру; гыйбадәт кылу, дини йолаларны үтәү, хөкем ителгәннәрнең рухи-әхлакый агарту чараларын оештыру билгеләнгән. Шул ук вакытта Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР территорияләрендә сөнни дини-хокукый һәм дини мәктәпләре кысаларында Россия мөселманнарының традицион кыйммәтләрен исәпкә алып, рухи кыйммәтләр таратылачак.

Шунысы игътибарга лаек, эшчәнлекнең бу юнәлешләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан 2016 елдан башлап системалы рәвештә гамәлгә ашырыла.

Шуңа бәйле рәвештә, Эдуард Хиалиев мөфтият тарафыннан хөкем ителүчеләрне рухи-әхлакый тәрбияләү өлкәсендә алып барылган эшләр һәм тоткыннарны тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар биргәне өчен Камил хәзрәткә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100