Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спас районы мөселманнары гошер сәдакасы җыя башлады
Узган ел районда илле тонна чамасы гошер сәдакасы җыйганнар.
(Спас, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш», Тәлгат Җамалетдинов). Спас районында мөселманнар уңышның уннан бер өлешен гошер сәдакасы итеп тапшыра. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Һәр авыл кешесе өчен мул уңыш — зур сөенеч ул. Мул уңышның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелүен беркайчан онытырга ярамый. Шуңа күрә җыелган уңышның бер өлешен мохтаҗларга, ятимнәргә бирү гошер сәдакасы дип атала һәм һәр мөселман өчен мәҗбүри булып санала. Уңышның уннан бер өлеше таратылырга тиеш.
«Бу саваплы эшкә беренчеләрдән булып Әҗмәр халкы кушылды. Җыелган җиләк-җимеш, башка ризыкларны җирле мәчет имамы Әнәс Рәхимов йөк машинасы белән Казандагы мәдрәсәләрнең берсенә илтеп тапшырды, — дип сөйли Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйр.
Чәчәкле, Иске Рәҗәп, Тукай һәм Үрнәк халкы да гошер сәдакасын җыюга бик җаваплы карады. Быел кешеләр, сәдаканы кайчан җыя башлыйбыз, дип, үзләре килеп кызыксынды. Һәр кешенең дә сәдаканы тиешле урынга илтеп тапшыру мөмкнинлеге юк, шуңа күрә аны җирле мәчетләргә китерәләр. Мәчетләрдә җыелган сәдаканы башта Болгарга, аннары республиканың төрле дини уку йортларына алып китәләр.
Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйр әйтүенчә, узган ел районда илле тонна чамасы гошер сәдакасы җыйганнар. Быел бәрәңге уңышы начар булса да, халык барыбер изге эшкә кушылып калырга ашыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз