news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә мөселман яшьләре арасындагы спартакиадада кунак шәкертләр җиңде

Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылган.

Чирмешәндә мөселман яшьләре арасындагы спартакиадада кунак шәкертләр җиңде
Марат Гомәров

(Чирмешән, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районы мөхтәсибәте мөселман яшьләре арасында 7нче спартакиада үткәрде. Быел анда 6 команда булып, барлыгы җитмешкә якын кеше катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйгечеләр мини-футбол, турникта тартылу, эстафета ярышларында көч сынашты. Анда Иске Кадидан ике команда, Бәркәтә, Чирмешән, Лашман яшьләре һәм Чаллы кунакларыбыз — Ак мәчет шәкертләре көч сынашты,

«Кунакларыбыз иң осталары булып танылды — алар җиңүче, икенче, өченче урыннарда Иске Кади авылы командалары. Аларга акчалата бүләкләр тапшырдык. Бәйге мөхтәсибәт каршында оештырылган „Нур“ хәйрия фонды хисабына оештырылды, катнашучыларның барысына да рәхмәт. Бәйге яшьләребезнең ислам, иман юлына тартылуына бер этәргеч булса иде», — ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100