Кол Шәрифтә быелгы Рамазанның соңгы тәравих намазы укылды

Рөстәм хәзрәт Зиннуров тәравих намазына йөрүчеләргә Кол Шәриф мәчетенең башка имам-хатыйблары исеменнән дә рәхмәт белдерде
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Кичә кичен Кол Шәриф мәчетендә быелгы Рамазан аеның соңгы тәравих намазы укылды. Ай буена бу мәчеткә тәравихка җыелган халык Кадер киченекеннән бер дә ким түгел иде. Ир-атлар залы тулып җитмәсә дә, хатын-кызлар, икенче каттагы залга сыймыйча, туристлар өчен булган балконга менеп намаз укыды. Халыкның күп булуына аптырыйсы юк. Аннан алдагы кичне Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Зиннуров мөселманнарны ахыргы тәравихка шәхсән чакырган иде. Аннан соң Казан шәһәре хакимияте тарафыннан халыкны тәрвихтан алып кайту өчен махсус бирелгән автобусларның даими йөреп торуы да кешеләрнең күпләп мәчеткә килә алуына сәбәп булды.
Кичә Рөстәм хәзрәт Зиннуров вәгазендә мөселманнарны тәравих намазы укылган кичләрнең бер дус гаиләгә берләштерүен, зирәкләндерүен билгеләп үтте. Ул Рамазан аеның бик тиз үтеп китүен, бу изге айның дөнья мәшәкатьләреннән беразга булса да арынып торырга мөмкинлек бирүен әйтте. Рөстәм хәзрәт  мәчеткә килүнең әһәмитяле эш булуын белдереп, тәравих намазына йөрүчеләргә Кол Шәриф мәчетенең башка имам-хатыйблары исеменнән дә рәхмәт белдерде.
Рөстәм хәзрәт Зиннуров, мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, Мөхәммәәд пәйгамбәрнең уразаның фазыйләтләре турында әйткән хәдисен китерде. Хәдис уразаны ихласлылык белән кешенең бәйрәмне бөтен гөнаһларыннан арынып каршы алуы турында сөйли.
Бәйрәмгә кадәр шулай ук фитра сәдәкасен дә биреп өлгерергә кирәк. Мохтаҗлар бәйрәмне тамагы туеп каршы алырга тиеш. Быел фитра сәдакасы күләме 50-100 сум күләмендә билгеләнде.