Татарстан мөфтие җитәкчелегендәге мөселманнар төркеме хаҗга китә

Камил хәзрат Самигуллин хаҗиларга сәфәр алдыннан хәер-фатихасын бирәчәк
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Бүген 22.00 сәгатьтә Татарстаннан 60 кешедән торган төркем Согуд Гарәбстаны Короллеге террриториясенә оча. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Хаҗиларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатачак. Ул хаҗ кылырга теләүчеләргә сәфәр алдыннан үз хәер-фатихасын бирәчәк. Мөфти үзе дә бүген төнлә хаҗга китәргә җыена.Чираттагы төркем 1 сентябрьдә очачак. Искәртеп үтик: мөселманнарның беренче төркеме хаҗга 28 августта китте.(Гөлүзә Василова әзерләде).