news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан фермеры: Минем уңышның сәбәбе — эшемнең хәләл булуында

Эшмәкәр Фәрит Хәйретдинов хәләл продукция җитештерүчеләрдә җаваплылык зур булганын искәртте.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). KazanSummit 2021 форумында «Рамай» фермер хуҗалыгы, «Кәүсәр» кооперативы җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов үзенең уңышының сәбәбен эшенең хәләл булуында икәнен әйтте.

«Хәләл индустриядә эшләүчеләр — альтруистлар, акча өчен түгел, идея өчен эшлиләр. Хәләл ул — кошны дөрес чалу гына түгел, тормыш фәлсәфәсе. Кошны дөрес асрау гына түгел, эшчеләргә, тәэмин итүчеләргә хезмәт хакын вакытында түләү, шушы тулы чисталык, кагыйдәләр үтәлсә генә, юл ачыла», — диде Фәрит Хәйретдинов.

Эшмәкәр хәләл продукция җитештерүчеләрдә җаваплылык зур булганын искәртте. Кайчак дога кылып та, ул догаларны Аллаһ кабул итмәве хәләл булмаган ризык куллануга бәйле, дип саный ул.

«Хәләл өлкәсендә эшләүчеләр һәркайсыбыз алдында бик җаваплы. Алар хәләл дип ризыкка тамга суга, ә чынлыкта хәләл булмаса, безнең догалар шуңа күрә барып җитмәскә мөмкин», — ди Фәрит Хәйретдинов. Ул кайчак эшендә тоткарлык булса, гаепне үзеннән эзләвен әйтте. «Хәләл ул акча эшләү генә түгел, йөрәктән чыга торган эш», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100